Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Аллаһы Тәгаләдән бирелгән укытучы (фото)

Сүзем үземнең укытучым, Кенә мәктәбендә физкультурадан белем бирүче Фәнил Ибраһимов турында. Без аның дәресләренә беренче мәртәбә 5 сыйныфта эләктек. Ләкин шул беренче дәрестән үк ул үз фәненә мәхәббәт уятырга өлгерде.

Аның беркайчан да орышканы, булдырмыйсың дип әйткәне истә түгел. Һәрчак укучыларында өмет уятып, үзе җаны-тәне белән бирелеп укыткан фәненнән тәм табып эшләде. Инде мәктәпне тәмамлаганга да 12 ел булып китте. Ләкин бүген дә физкультура дәресенә барырга дисәләр мин каршы килмәс идем. Чөнки баскетбол, волейбол ярышларына йөреп, без башка мәктәп тормышы белән таныша ала идек, шулай ук яңа иптәшләр дә табылмый калмады. Ә иң мөһиме, ел буе спорт ярышларында актив катнашкан укучыларны Фәнил Фаилевич Казанга «Уникс» баскетбол командасының уеннарын карарга алып бара иде. Безгә, ул чактагы яшүсмерләр өчен үз кумирыңны күрүдән дә зур бәхет булдымы икән. Юктыр, мөгаен.

Бүген дә бер дә үзгәрмәгән ул безнең укытучыбыз. Гел шундый яшь, йөзеннән елмаюы китми, янәшәсендә тормыш иптәше Гөлчәчәк һәм балалары. Гөлчәчәк ханым да биредә укытучы булып эшли, шулай кулны-кулга тотынып эшләгәндә һәм яшәгәндә генә бәхетле балалар үстереп, үзең дә ил-көнгә игелек кылып буладыр ул. Фәнил абый үз үрнәгендә балаларында да спортка мәхәббәт уятты һәм алар район күләмендә генә түгел, ә республикакүләм ярышларда да уңышларга ирештеләр. Менә шундый күркәм гаилә белән мактанырлык та, ә укытучыбыз безнең өчен һәрчак иң яратканы. Чөнки андыйлар Аллаһы Тәгаләдән генә бирелә шул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250