Атказанган укытучы Ләлә Һадиеваны хөрмәтләделәр
Солтан Фатыйховның мондый инициативалары авылларның тарихи һәм мәдәни мирасын саклауга зур өлеш кертә, яшь буынга үрнәк булып хезмәт итә
Балтач районының Аксакаллар шурасы рәисе Солтан Фатыйхов зур эшләр башкара. Шушы көннәрдә ул үз инициативасы белән Чепья авылында гомер итүче мәгариф ветераны, Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы Ләлә Нәҗип кызы Һадиева яшәгән йортка мактаулы такта урнаштырды.
Бу такта — Ләлә ханымның хезмәтен һәм балаларга белем бирү өлкәсендәге зур казанышларын тану билгесе булып тора. Аның күп еллар дәвамында балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышланган хезмәте җәмгыятьтә зур хөрмәткә лаек.
Солтан Фатыйховның мондый инициативалары авылларның тарихи һәм мәдәни мирасын саклауга зур өлеш кертә, яшь буынга үрнәк булып хезмәт итә. Афәрин!
Безнең белешмә: Һадиева Ләлә Нәҗип кызы — мәгариф хезмәте ветераны. 1935 елның 23 июнендә Арбор авылында туган. 1952 елда Чепья урта мәктәбенең җиде сыйныфын тәмамлый һәм Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегенә укырга керә. 1955 елда техникумны тәмамлап Чепьдагы Г.Димитров исемендәге МТСка агроном булып эшкә кайта. 1955-1961 елларда «Маяк», Чапаев исемендәге, Шаумян исемендәге колхозларда агроном булып эшли.
1961 елда Л.Һадиева Смәел урта мәктәбендә биология фәнен укыта башлый. Аның алдагы бөтен хезмәт юлы менә шушы изге эшкә багышлана. 1968 елда читтән торып укып Казан дәүләт педагогия институтының биология факультетын тәмамлый. 1978-1991 елларда ул укыту-тәрбия эшләре буенча джиректор урынбасары булды. Аның гомуми хезмәт стажы 40 елдан артык.
Л.Һадиева 1961 елдан башлап Смәел урта мәктәбенең тәҗрибә участогына җитәкчелек итте һәм аны бөтен Союз күләмендә иң алдынгылар рәтенә чыгарды, гади бер авыл мәктәбенең зур эшләре турында үзәк матбугат органнары сокланып яздылар, аның тәҗрибәсен бөтен илгә пропагандаладылар. Балалар шушы участокта эшләп чын тормыш мәктәбе узалар, игенче хезмәтенең тирән серләренә төшенәләр. 1977-1986 елларда мәктәп Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә катнашучы булып, аның Дипломнары белән бүләкләнде. 1986 елда Л.Һадиева һәм аның сигез укучысы ВДНХның бронза медальләренә лаек булды. Күп укучылар төрле елларда «Орленок» Бөтенсоюз пионер лагерына путевкалар белән бүләкләнделәр. Мәктәп тәҗрибә участогы республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы заказлары буенча тәҗрибәләр үткәрә, ул тәҗрибәләрнең нәтиҗәләре республикабыз колхоз һәм совхозлары практикасына кертелә. 1982 елда мәктәпнең бер группа укучыларын РСФСР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Н.Флорентьев кабул итә. Әлеге коллективның данлы эшләре турында мондый сәхифәләрне күпләп санарга мөмкин.
Укучыларның тәҗрибә эшен оештырудагы уңышлары өчен Л.Н.Һадиева 19881 елда ВЛКСМ Үзәк комитетының «Наставник молодежи», 1982 елда РСФСР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының «Отличник социалистического сельского хозяйства» билгеләренә лаек булды. 1978 елда хөкүмәтебезнең олы бүләге— Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнде. 1990 елда аңа Татарстан Республикасының атказанган мәктәп укытучысы дигән мактаулы исем бирелде. Авылдашлары аны берничә мәртәбә Смәел авыл Советы һәм Балтач район Советы депутаты итеп сайладылар.
Ветеран күптән инде лаеклы ялда булса да, үзе бөтен гомерен биргән коллектив белән тыгыз элемтәдә яши.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев