Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Август киңәшмәсенең беренче өлеше тәмам (+фоторепортаж)

Бүген мәдәният үзәгендә мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе үткәрелә. Аның эшендә Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының һөнәри мәгариф идарәсе җитәкчесе Илдар Мәхмүт улы Яруллин катнаша.

Быелгы киңәшмә "Балтач муниципаль районының мәгариф системасы: үсеш нокталары һәм юллары" дигән темага багышланып, төп доклад белән район мәгариф идәрәсе җитәкчесе Алия Зәкиева чыгыш ясады.

Аннан соң Бөрбаш балалар бакчасы мөдире Рузалия Шәрифуллина - «Мәктәпкәчә белем бирүнең нәтиҗәле муниципаль моделен формалаштыру: тәҗрибә һәм перспективалар», Норма мәктәбенең укыту эшләре буенча директор урынбасары Гөлүзә Нәсыйхова - «Төп компетенцияләрне формалаштыру аша укытучыларны үсешкә этәрү», Чепья мәктәбе директоры Сәйдәш Нурмиев - «Конкурентлыкка сәләтле шәхес формалаштыруда уку йортының роле», Балтач урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнар Хәйруллина - «Гомумибелем мәктәбендә татар теле: заманча таләпләр һәм яңа мөмкинлекләр», Балтач гимназиясенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Раушания Юнысова - «Укучыларны тормышка әзерләүдә тәрбия системасының роле» темаларына чыгышлар ясадылар һәм шулар аша эшләү алымнары белән бүлештеләр.

Киңәшмәнең беренче өлеше шуның белән тәмамланды, икенче өлештә исә бүләкләүләр каралган. Йомгаклау чыгышында район башлыгы 2016-2017 уку елына конкрет бурычлар куеп, укыту-тәрбия системасында эшләүчеләргә уңышлар теләде.

Мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе турында тулырак газетабыздан укып белә алырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2Vtzqwfh92B