Авыл мәктәбе мәртәбәле кунаклар кабул итә
29 октябрь көнне Кенә урта мәктәбендә авылдашлары, мәктәпнең беренче чыгарылыш укучысы булган мөхтәрәм җырчы Җәвәһирә Сәлахованы искә алу чарасы булды
Бу атнада Советлар Союзы Герое Бакый Рәхимов исемендәге Кенә төп белем бирү мәктәбендә татар җыр сәнгатендә тирән эз калдырган Татарстан АССРның атказанган артисты, Почет билгесе ордены кавалеры Җәвәһирә Сәлахованың тууына 100 ел булу уңаеннан җылы очрашу, матур чара үткәрелде.
Гади генә очрашу түгел иде бу, аның нигезендә бөеклек белән горурлык ятканы сизелде! Бирегә халык шагыйре Ренат Харис, әдәбият галиме Фоат Галимуллин, Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, «Татар моңы» лауреаты Рафил Җәләлиев гаиләсе белән, Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артистлары, Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу Хәкимова да килгән. Тамашачы – районның татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханәчеләр, Кенә мәктәбе укучылары, әдәбият сөючеләр.
Җәвәһирә Сәлахова әлеге мәктәптә белем алган күренекле шәхес. Шагыйрь, әдәбият тәнкыйтьчесе, драматург, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, Россия Федерациясе, Татарстан дәүләт премияләре лауреаты, Татарстанның сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен ордены һәм «Фидакарь хезмәте өчен» медале иясе, Россия Язучылар берлеге секретаре, Г.Тукай премиясе лауреаты, халык шагыйре, гаять тә күп китаплар авторы һәм тагын бик күп хезмәтләр иясе Ренат Харис сәнгать әһеленең тормышы, язмышы турында «Умырзая» дигән музыкаль драма язды.
– Мин бу әсәрне язар алдыннан Җәвәһирә апага еш мөрәҗәгать иттем, без бер-беребездән ерак яшәмәдек, әмма ул төрле сәбәпләр табып, очрашуны һаман да кичектерә килде, – дип сөйли үзе үк тә бөек язучы Ренат Харис. – Шулай да беркөнне кәрҗингә «Бәхетле» кибетеннән тәм-том, җиләк-җимеш, яшелчә җыйдым да, киттем Җәвәһирә апаның фатирына, кыңгырауга бастым, Җәвәһирә апа күрде, ишекне ачты, үтә дә итагатьле кеше буларак мине фатирына чакырырга мәҗбүр булды. Шундый җылы шартларда сөйләштек, аралаштык, үзе белән бергә концертлар куеп йөргән Рәшит Ваһаповны искә алдык. Җәвәһирә апа шулкадәр йомшак итеп аралаша, һәрбер сүзе йөрәккә үтеп керә. Мин Җәвәһирә апа белән Рәшит Ваһаповның концертларын туган авылым клубы сәхнәсенә иягемне терәп, алардан күземне дә алмый тыңлап үскән бала, шуңа да Җәвәһирә апаның иҗатына, моңына тартылуым тикмәгә түгел. «Умырзая» әсәре туды, һәм мин аны дустым, язучы Фоат Галимуллин укуында Җәвәһирә апага җиткерәсем килде. Җәвәһирә апаны үзебезгә кунакка чакырдым, Фоат Галимуллин укый, ә мин героема карап-карап алам, үзгәрә Җәвәһирә апа – кайбер урыннарда яшәреп китә, истәлекле вакыйгалар тирәсендә моңая, горурлык хисләре дә кичерә. «Нәкъ мин уйлаганча булган бу!», диде ул тыңлап бетергәч. Ихлас очрашудан әсәр китап булып басылып чыкты, әмма мин ул китапны Җәвәһирә апага тапшыра алмадым, ул Мәскәүгә кызы янына күченеп китте, аннан якты дөньяларны калдырып, бакыйлыкка күчте. Шулай да мин китапны аның кызына җибәрә алдым.
Филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры, Татарстанның, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре Фоат Галимуллин «Умырзая» музыкаль драмасыннан өзек укыганда күңелләр тулды, кырык ел гомерен җыр сәнгатенә багышлаган Җәвәһирә Сәлахова янәдән якты йолдыз булып Кенә мәктәбендә балкыды. «Татарстан» радиосында эшләгәндә Фоат Галимуллин алар белән якыннан аралашкан кеше. Рәшит Ваһаповның 100 еллыгы уңаеннан «Җырчы поэмасы», «Умырзая» спектакле дә дөнья күрде. Габдулла Кариев исемендәге Казан дәүләт яшь тамашачы театры артистлары Алия һәм Фәнис Кәлимуллиннар Җәвәһирә Сәлахова белән Рәшит Ваһапов образын спектакльдән өзек күрсәтеп, тәкъдим иттеләр.
Әлеге кичәгә әзерлән-гәндә кемгә генә мөрә-җәгать итсәк тә, бик теләп булыштылар, ди Кенә мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кифая Хәбибуллина. – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе музее мөдире Алсу Хәкимовадан фотолар сорап мөрәҗәгать иткән идек, бик теләп булышты һәм менә аның ярдәме белән нинди матур стенд туды.
Филармониядән тагын бер кадерле кунак килгән иде – ул халык җырчысы Фердинанд Сәлахов. Әдәби музыкаль кичәне танылган шәхесебез тагын да баетты, ул тавыш, моң, истәлекләре, фактлары – Җәвәһирә апа белән горурлануны арттырды гына. Мәрьям Камалиева белән Илдан Гарипҗановлар мәшһүр шәхесләребез янәшәсендә чыгыш ясап, кунакларыбыздан югары бәя алды.
Авылда бар да авылча... Мәктәбе дә, укучылары, укытучылары да... Әмма шул авылны якын итеп даһиларыбыз кайта. Якын итмәслек мени, мәктәп балаларына кадәр үзгә бит монда: кунакчыл, ягымлы, һәр сорауга елмаеп җавап бирәләр... Иске мәктәп тә шул килеш биредә, яңаны салдык дип сүтмәгәннәр, музей итәргә ахыры исәпләре, – әле шул мәктәп әллә никадәр очрашуларның нигезе булыр, иншәАллаһ. Шәхесләрен ничек зурлыйлар! Моның өчен мәктәп директоры Камил Низамиевка һәм укытучылар коллективына, мондый файдалы һәм мәгънәле кичәләр инициаторы Кифая Хәбибуллинага зур рәхмәт! Кенә мәктәбе чиратта тагын нинди матур хезмәтләре белән сокландырыр икән дигән уй белән яшисе инде хәзер.
Очрашуда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов, район мәдәният үзәге директоры Илфат Гыйльманов катнашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев