«Авыл укытучысы – 2025» бәйгесенең II турына нәтиҗәләр ясалды
Конкурсның йомгаклау этабы сентябрь ахырында Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбендә һәм «Карлыгач» балалар бакчасында узачак
«Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы, Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбе белән берлектә оештырылган «Авыл укытучысы – 2025» бәйгесенең II турына нәтиҗәләр ясалды, дип яза Татар-информ.
Быел бәйгегә барлыгы 100дән артык эш кабул ителгән. Әлеге эшләрдән жюри әгъзалары 10 укытучы һәм 4 тәрбиячене финал турына сайлап алды.
«Авыл укытучысы» номинациясендә Балтач урта мәктәбенең инглиз теле укытучысы Шакирова Зилә Фәрхәт кызы, «Авыл тәрбиячесе» номинациясендә Карадуган балалар бакчасы тәрбиячесе Сәлахова Мәрьям Искәндәр кызы җиңү яулап, бәйгенең финалына узды.
Конкурсның йомгаклау этабы сентябрь ахырында Лаеш районы Имәнкискә урта мәктәбендә һәм «Карлыгач» балалар бакчасында узачак.
Фото: © «Гаилә һәм мәктәп» журналы тәкъдим итте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев