Сез — безнең тормышыбызны яктыртучы йолдызлар, яңа үрләргә этәрүче олы үрнәк булып торасыз
Кадерле остазларыбыз! Балтач урта мәктәбенең "Галактика" балалар оешмасы hәм Беренчелэр хәрәкәте сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез — Укытучылар көне белән котлый!
Сез — безнең тормышыбызны яктыртучы йолдызлар, яңа үрләргә этәрүче олы үрнәк булып торасыз. Салган һәрбер адымыбызда, ирешкән һәрбер уңышыбызда Сезнең фидакарь хезмәтегез, чиксез сабырлыгыгыз һәм зирәклегегез ята. Сез безне фән дөньясына алып кереп кенә калмыйсыз, ә чын Шәхес, үз Ватанын яратучы һәм тугры булган Ватандаш итеп тәрбиялисез. Сез — безнең төп ышанычлы тугры остазларыбыз!
Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс рухи көч, яңа иҗади уңышлар һәм рәхмәтле укучылар телибез! Һәр уку көне Сезгә бары тик уңай эмоцияләр, шатлыклар гына алып килсен.
Хөрмәт белән, "Галактика" балалар оешмасы, Беренчеләр хәрәкәте.
Нет комментариев