Балтач гимназиясендә 30нчы тапкыр беренче кыңгырау чыңлады
Быел әлеге уку йорты 593 бала белән яңа уку елын башлап җибәрде
Балтач гимназиясе дә бүген укучыларын кабул итте. Барлыгы 594 укучы гимназия ишекләрен ачып керде, тантаналы мизгелләрдә катнашты.
1 сыйныфка 51 укучы кабул ителде, чыгарылыш 11 сыйныфта 19 укучы белем алачак. Тәҗрибәле мөгаллимәләр Лилия Низаметдинова 1 А, Гөлназ Шәрәпова 1 Б, Гөлмирә Халикова 1 И сыйныф укучыларын кабул итеп алдылар. Зур уңышлар сезгә, нәниләр, әти-әниләре дә балаларының куанычларын уртаклашырга килгән, бу инде традиция, еллар дәвамында сузылган белем йорты белән әти-әниләр арасындагы җылы мөнәсәбәт.
Балтач гимназиясе укучыларын, укытучылар коллективын бәйрәм белән котларга Татарстан Республикасының Сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе, батыр көрәшчебез, Бөтендөнья чемпионы Айдар Хәйретдинов килде. Тәүге кыңгырау чыңын яңгырату 11 сыйныф укучысы Нияз Петров белән 1 сыйныф укучы Сәлмә Сәүбановага тапшырылды. Гимназия директоры Айгиз Миңнемуллин, мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Петрова җиткергән изге теләкләр, максат- бурычлар тормышка ашсын, зурдан-зур уңышлар кабатлансын!Бәйрәм белән сине, гимназия!
Гимназиядән ерак түгел генә урнашкан иман йортыннан Рамил хәзрәт тә ел да килә бирегә, ел да изге ниятләрен җиткерә, 1 сыйныф укучыларына бүләкләр алып килә. Киләчәгебез иманлы, рәхимле, мәрхәмәтле булсын! Ул рәхимлелекне бүген гимназиядә күреп булды - илдәге вәзгыятькә битараф калмыйча, гимназия солдатларга гуманитар ярдәм җыюны оештырды, әти-әниләр, балалар бу акциядә бик актив катнашты, тартмалар тулып торды, "Форпост" егетләре урнаштырып торды.
Җәйге ялда укучылар төрле эш урыннарында хезмәт куйдылар, аларга урындагы җитәкчеләр бүләкләр җибәргәннәр. Хезмәт тәрбиясе балаларның тормышында бәрәкәтле урын алсын.
- Узган уку елында 9 медалистыбыз булды, 31 укучыбызның барысы да үзләре теләгән һөнәр буенча укырга керә алды, - дип куана гимназия директоры Айгиз Миңнемуллин. - Балалар, бәхетне юлдан эзләмәгез, белемнән эзләгез. Милләтебез, халкыбыз, районыбыз, республикабыз өчен лаеклы алмаш булырсыз дип ышанып калам.
Алсу Надршина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев