Чара барлыгы 600 баланы берләштерде
14 майда Казанның Башир Рамеев исемендәге «IT Park»гында өстәл уеннары буенча мәктәпкәчә белем бирүче балалар бакчалары арасында «Акыллы Уеннар» программасы буенча республикакүләм чемпионат узды.
Чара барлыгы 600 баланы берләштерде.
Чемпионатта Норма «Тургай» балалар бакчасыннан Шәймәрданова Ләйсән Мәхмүт кызы җитәкчелегендә Шәйхетдинов Әнвәр һәм Җиһаншина Сәминә, ә Балтач 5 нче балалар бакчасыннан Хәбибрахманова Зилә Мөхәммәт кызы җитәкчелегендә Зәкиева Мәдинә һәм Нәкыйпов Әнвәр катнаштылар. Алар уңышлы гына уен күрсәттеләр. Балаларны чын күңелдән котлыйбыз. Алга таба да уңышлар теләп калабыз!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев