Кызларны һәм аларның остазларын югары казанышлары, яхшы нәтиҗәләре, халыкара дәрәҗәдәге олимпиадада җиңүләре белән котлыйбыз!
Шушы көннәрдә Казанда рус теле буенча Халыкара олимпиада узды. Сосна төп гомуми белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Хафизова Адилә (укытучысы Котдусова Дилә Магданур кызы) – призер, Г. Г. Гыйльметдинова исемендәге Смәел урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Мөхәммәдиева Камилә (укытучысы Мөхәммәдиева Алия Мәсхүт кызы) олимпиада җиңүчесе булдылар!
Кызларны һәм аларның остазларын югары казанышлары, яхшы нәтиҗәләре, халыкара дәрәҗәдәге олимпиадада җиңүләре белән котлыйбыз! Сезгә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев