Ремонт эшләре 2026 ел ахырына тәмамланачак дип планлаштырыла
Балтач мәктәбе укучылары ике сменалы укуга күчәчәк. Әлеге вәзгыять, мәктәптә үткәреләчәк капиталь ремонт эшләре белән бәйле.
Балтач урта мәктәбенә күптән көтелгән капиталь ремонт керәчәк. Ремонт эшләре өчен барлыгы 220 миллион сумнан артык акча тотылачак.
Бу зур инвестиция мәктәпне заманча, комфортлы итәчәк, балаларның белем алу шартларын яхшыртачак. Ремонтка бүленгән акчаларның 66 миллион сумы техник җиһазландыруга – интерактив такталар, компьютерлар, лаборатория җиһазларына тотылачак.
Ремонт эшләре 2026 ел ахырына тәмамланачак дип планлаштырыла.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!
Нет комментариев