Балтач мәктәбенең театр коллективы «Сәяр» балалар театры фестивалендә 2 икенче урынга лаек булды!
Спектакль Шәриф Хөсәенов тарафыннан язылган.
Балтач урта мәктәбенең театр коллективы «Егерме ел үткәч» спектакле белән «Сәяр» балалар театры фестивалендә 2 урынга лаек булды! Бу уңыш мәктәпнең иҗади коллективының тырышлыгы һәм талантын күрсәтә.
Спектакль Шәриф Хөсәенов тарафыннан язылган.
Фестивальдә катнашу — ул балалар өчен зур тәҗрибә, аларның артистлык осталыгын үстерүгә һәм иҗади потенциалларын ачарга ярдәм итә. Җитәкчеләре Гөлнар Хәйруллина һәм Резеда Шакирҗановага аерым рәхмәт, чөнки аларның җитәкчелеге һәм тырышлыгы коллективка зур уңышларга ирешергә ярдәм итә! Бу уңышлар балаларның сәхнәдә үз-үзләрен тотышларын, иҗади фикерләүләрен һәм командада эшләү осталыкларын үстерә. Балтач урта мәктәбенең театр коллективына киләчәктә дә уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев