Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтач укучылары татар теленнән республика олимпиадасының йомгаклау этабында җиңү яулады

Норма урта мәктәбенең 4 нче сыйныфы укучысы Марданова Раида республика олимпиадасында беренче урын алды

9-11 февральдә Казан шәһәрендә татар мәктәпләрендә белем алучы укучылар өчен татар теленнән  республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Норма урта мәктәбенең 4 нче сыйныфы укучысы Марданова Раида республика олимпиадасында беренче урын алды.

Норма урта мәктәбенең 5 нче сыйныфы укучысы Кәримова Айсылу, 7 нче сыйныфы укучысы Марданов Раил,  Куныр мәктәбенең 5 нче сыйныфы укучысы Вахитова Зәринә, 9 нчы сыйныфы укучысы Хәйретдинова Камилә, Пыжмара мәктәбенең 7 нче сыйныфы укучылары Кәримова Зәмирә, Сәйфетдинова Гүзәл, Балтач мәктәбенең 7 нче сыйныфы укучысы Гыйбадуллина Самира, Бөрбаш мәктәбенең 10 нчы сыйныфы укучысы Галиуллина Динә олимпиаданың призерлары булдылар.

Укучыларны һәм укытучыларны Гатауллина Диләрә Мөзәкир кызы, Шалаева Гөлшат Сәмигулла кызы, Саттарова Әнисә Рәфыйк кызы, Латыйпова Рәмзия Габдулла кызы, Гарифҗанова Нурия Котдус кызы, Нуретдинова Зөлфирә Зөфәр кызын уӊышлары белән котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев