Балтач урта мәктәбе укучылары «Яшь натуралистлар» республика слетында лауреат булдылар!
Кызларны һәм аларны конкурска әзерләгән мөгаллимнәрне чын күңелдән котлыйбыз
15-17 октябрь көннәрендә «Байтик» балаларны сәламәтләндерү лагеренда «Яшь натуралистлар» республика слетында булып узды. Чарада Татарстанның 43 районыннан 300дән артык яшь натуралист катнашкан.
Слетта Балтач урта мәктәбе укучылары Алисә Гыйбадуллина белән Адилә Зәйнуллина да катнашты һәм лауреат исеменә лаек булды. Бу уңыш аларның табигатьне саклау фәннәре белән тирән кызыксынуын һәм югары әзерлек дәрәҗәсен тагын бер кат раслый. Алисә һәм Адиләнең тырышлыклары – киләчәкнең яшел планетасын саклау өчен бер адым!
Слет вакытында юннатлар отрядларга бүленделәр һәм уртак көч белән экологик проблемаларны хәл итү юлларын эзләделәр, экологик квестларда катнаштылар, “Яшь натуралист” көндәлекләрен тутырдылар, үзләренең фәнни-гамәли эшләре турында сөйләделәр.
Кызларны һәм аларны конкурска әзерләгән мөгаллимнәрне чын күңелдән котлыйбыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев