Әлеге акция ярдәмендә укучылар дус яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре турында күп мәгълүматлар алдылар
«Сәнгать төне» Бөтенроссия акциясе — ел саен үткәрелә торган масштаблы чара. Быел ул Халыклар бердәмлеге көненә багышлана һәм "Мәдәният берлегендә халыклар бердәмлеге" девизы астында уза.
Балтач Үзәк китапханәсе дә әлеге акциягә кушылды һәм Балтач урта мәктәбенең 8 – а сыйныфы укучыларына интеллектуаль — күңел ачу программасы тәкъдим итте.
Укучылар районыбызды дус-тату гомер итүче: татар, удмурт, мари халыкларының гореф-гадәтләре турында кызыклы, тарихи мәгълүмат алдылар, милли уеннар уйнадылар, иҗат остаханәсендә татар милли орнаменты формасында фоамиран тукымасыннан брошь ясадылар.
Нет комментариев