Мәгариф
Балтач балалары “Романтик” белән саубуллашты (видео)
Кичә "Романтик" лагерында өченче сменаның ябылу тантанасы булды.
Балалар белән 18 көн дәвамында Казанның Шаяннар Тапкырлар Клубы (ШТК) егет-кызлары зур бер гаилә булып яшәде. Балалар әйдаманнар белән бергә ял итте, конкурс-бәйгеләрдә үз көчләрен сынады, төрле һөнәрләргә өйрәнде, төрек телен үзләштерде һәм төрле жанрларда кино төшерде. Санаулы көннәр тиз үтте. Саубуллашу ничек кенә авыр булса да, балалар әти-әниләрне бик матур концерт белән сөендерде. Клубта алма төшәрлек тә урын юк иде. Саубуллашырга хәтта алдагы сменаларда ял иткән балалар да килгән иде. Ел буена җитәрлек энергия бүләк иткәнең өчен зур рәхмәт сиңа, "Романтик"!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев