Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтач мәктәбе акча эшләү ысулын белә (фото)

Бу атнада Балтач урта мәктәбендә дару үләннәре һәм макулатура җыйдылар.

Мәктәп коллективы үз кассасына акча эшләү ысулларының иң файдалысы, үтемлесен куллану белән мактауга лаек. Биредә елның-елында укучылар дару үләннәре җыя, чирек саен макулатура тапшыра.Беренчедән мәктәп үзенә кирәк-ярак алырлык акча эшли, икенчедән бала үзе дә сизмәстән хезмәт тәрбиясе ала.
- Елның-елында уку елы дәвамында дүрт тапкыр макулатура, язгы каникулда каен бөресе җыю мәктәпнең тәрбия планына кертелгән һәм укучылар белән бу планны бик теләп үтәп барабыз, ә хәзер инде җәйге каникулда дару үләннәре җыю традициягә кереп килә. Мәктәпнең махсус хисабына шулай акча эшләп, мәктәпнең материаль яктан базасын ныгытырга үзебездән зур өлеш кертәбез. Бу эшчәнлектә шулай ук иң зур таянычыбыз әти-әниләр! Алар ярдәме белән укучыларда җаваплылык хисләре тәрбиялибез, алда куелган бурычларга намус белән карарга өйрәнәбез.
Макулатура җыюда иң зур терәгебез - Марсель Яумиев. Үзе җыеп тапшыра, безгә җыярга бөтен уңайлыкларны да тудыра иде. Ә быел инде үзе җыймады, әмма ләкин килеп алып китә торган оешманы табып, эшне оештырырга ярдәм итте, - ди тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Руфия Закирова.
Шунысын да әйтергә кирәк, узган уку елында дару үләннәре сатып мәктәп кассасына барлыгы 23 мең сум акча керсә, макулатура тапшырып, 125 мең сум акча эшли алганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250