Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтач мәктәбендә ни өчен ике кыңгырау чыңлады? (+фоторепортаж)

Менә тагын җәйләр узды һәм сагынып көтеп алган 1 сентябрь - Белем бәйрәме килеп җитте. Бу көнне һәрберебез дулкынланып, шатланып каршы ала: беренче тапкыр мәктәпкә баручы да, өлкән сыйныфларда укучы да, әти-әниләр дә. Ни дисәң дә, мәктәп еллары - кеше гомеренең иң куанычлы, иң мавыктыргыч чоры.

Күп вакыйгалар хәтердән җуелганда да, мәктәп еллары истәлекләре онытылмый, җырдагыча, чәчләргә чал кунган чорда да күңел түрендә саклана. Бу сабакташларыбыз, укытучыларыбызның изге күңелле, гади, ярдәмчел булуларыннан да киләдер. Каникуллар вакытында мәктәпне сагынуыбыз да - шуннандыр.

Табигать бераз көйсезләнеп, бәйрәм чараларын мәктәп залларында үткәрергә туры килсә дә, алар бик матур, җанлы уздылар.

Данлы үткәне булган Балтач мәктәбендә дә бәйрәм чаралары елдагыча бик матур узды. Укучыларны, укытучыларны, ветеран мөгаллимнәрне, әти-әниләрне тәбрикләргә район башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, «Сорнай" җәмгыяте җитәкчесе Тәүфыйк Гыйләҗев, район мәгариф идарәсе методисты Гөлнара Нотфуллина килде. Алар укучыларга матур теләкләрен җиткерделәр: яхшы укуларын, сәламәтлек теләделәр.

Җәйге чорда җәмгыятьтә эшләгән егет-кызларга акчалата бүләкләр тапшырылды. Наил Нургаязович исә үзенең беренче укытучысы Сүрия Илдус кызына "Беренче укытучыма" дип аталган китап тапшырды. Балтач мәктәбе данын Россиядә таныткан шахматчы кызыбыз Рамилә Шаһимарданованың да урыны бәйрәм түрендә булды.

Бәйрәм тантанасы мәктәпнең җырчы сандугачлары башкаруында Татарстан гимны белән башланып китте. Аннан мәйданда биючеләр урын алды, алар башкаруындагы татар халык биюен һәркем алкышларга күмде. Беренчеләр абый-апаларын шигырьләр сөйләп куандырды. Чыгарылыш сыйныф егет-кызлары да үзләренең алмашларына хәерле юл теләп, символик белем ачкычы тапшырды. Яңа уку елы башлануын хәбәр итеп яңгыраган кыңгыраудан соң классларда тынычлык дәресләре узды.

Быел Балтач мәктәбендә 651 укучы белем алачак, шуларның 72се - мәктәп бусагасын беренче мәртәбә атлап керүчеләр.

Хәерле юл сезгә, балалар. Хәерле уку еллары!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250