Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтач укытучылары дәресне заманча проектлаштыра (фото)

Яңа уку елы алдыннан Балтач гимназиясе базасында районның башлангыч сыйныф укытучылары өчен "Заманча дәресне проектлаштыру. Универсаль уку күнекмәләрен формалаштыру" темасына семинар узды.

Биредә Мәскәү шәһәренең "Академкнига/Учебник" нәшриятенең фәнни-методик бүлек методисты Карпеева Ирина Вячеславовна, региналь үзәк җитәкчесе Радачинская Эльвира Сергеевна һәм мәгарифне үстерү институты методисты Сәгъдиева Илсия Тәлгать кызы катнашты. "Перспектив башлангыч мәктәп" укыту-методик комплекты белән эшләүче 88 башлангыч сыйныф укытучысы уку процессын оештыру, заманча дәресне проектлаштыру һәм электрон дәреслекләр белән эшләү тәртибе буенча лекцияләр тыңлады. Ахырдан укытучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар да алдылар. Семинар бик эшлекле үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250