24нче май көнне Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны тормышка ашыруга муниципаль белем бирү оешмалары арасында республика конкурсы нәтиҗәләре билгеле булды.
Районныӊ 4 оешмасы җиӊүчеләр исемлегендә: Арбор балалар бакчасы, Урта Көшкәт урта гомуми белем мәктәбе, Салавыч күппрофильле лицее, Балтач гимназиясе. Әлеге оешмаларга 500 меӊ сум күләмендә грант биреләчәк.
Нет комментариев