Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтачта мәктәп ярминкәсе башланып китте (фото)

Хәзерге минутларда "Балтач" ял паркында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында укучылар өчен уку кирәк-яраклары ярминкәсе башланып китте.

Беренче сатып алучылар да күренә башлады. Ярминкәдә үзебезнең шәхси эшмәкәрләр белән беррәттән Казаннан килгән сәүдә нокталары да бар. Өс киемнәре, уку формалары, ир балаларга костюмнар, спорт киемнәре һәм канцтоварлар сатыла. Чагыштырмача арзан бәяләр.
Ә сәгать 10.00да райондагы оешма-учреждение, авыл хуҗалыгы җәмгыятьләре җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр, күренекле шәхесләр тантаналы рәвештә, уку әсбаплары һәм портфельләр өләшә. Башкаладан кунаклар килүе көтелә. Кыскасы, бу көн балаларның күңелендә матур хатирәләр белән истә калырлык итеп оештырылачак.
Балтачлылар, ярминкәгә рәхим итегез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250