Балтачта “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясе быел да бәйрәм төсмере алды (+фоторепортаж)
Бистәнең "Балтач" үзәк ял паркында "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!" акциясе быел да бәйрәм төсмере алды.
- Әлеге чара елдан-ел матурлана, күркәмләнә, - дип башлады сүзен районыбыз башлыгы. - Аз керемле гаилә балаларына рәхимлелек кылган җитәкчеләребезгә, иганәчеләргә рәхмәт белдерәсе килә. Шушындый ярдәмне күргән балаларыбызның мәктәпләрдә тырышып укып, авырлыкларны җиңеп, җәмгыятебезгә файдалы, тәрбияле шәхесләр булып үсеп җитүләрен телим. Республика Президенты программалары нигезендә районыбызда ясле-бакчалар төзелә, мәктәпләр ремонтлана, юллар төзекләндерелә, боларның һәммәсе дә халыкны яхшырак яшәтү, киләчәк буынны кайгырту максатыннан тормышка ашырыла. Әлеге бәйрәмдә бер-беребезгә күрсәткән рәхим-шәфкать тә тормышыбызның бер бизәгенә әверелеп, ярдәмләшеп яшәүне алга сөрсә иде.
Кадерле кунагыбыз Айрат Шәфигуллин да һәрбер баланың 1 сентябрьгә яшәү шатлыгы белән килүен телим, дип белдерде. "Сез дә, хөрмәтле балалар, үскәч үзегез дә мохтаҗларга ярдәм кулу сузучылардан булсагыз иде", - диде ул.
- Хөкүмәтебезнең, район хакимиятенең хәлебезне аңлап, ярдәм итүләрен тыныч күңел белән генә кабул итүе кыен, ирексездән күңел кыллары кузгала. Рәхмәт улыбызның иңнәренә портфель аскан мәрхәмәтле җитәкчегә, - диде Дорга авылыннан Дмитрий Арыковның әбисе.
"Җитәкчеләребез ярдәме белән барлыгы 41 балага букча тапшырылды, - ди район социаль яклау бүлеге мөдире Алсу Гатиятуллина. - Шуның 17се башлангыч, 24е югары сыйныф укучысы. Әле боларга өстәп район электр челтәре - 5, "Юмарт" җәмгыяте 4 балага ярдәм итте, "Татавтодор" юллар идарәсе дә үзендә эшләүчеләрнең укучы балаларына, хәтта студентларга кадәр акчалата ярдәм бирә". Бәйрәм барышында, юллар идарәсенең изге максатларга 200 мең сумнан артык акча кызганмавын, алып баручы сәхнәдән үк җиткерде.
Ярминкәгә сату белән Казаннан кадәр килгәннәр, "Мин ел саен киләм, бер елны да калдырган юк, - ди мәктәп сумкалары сатучыларның берсе. - Тауар үтсә дә киләм, үтмәсә дә киләм. Алучы әллә ни күп түгел, реклама юкмы, анысы билгесез. Сумкаларны 800сумнан башлап сатам.
Башкаладан мәктәп формалары сату буенча кибетләр челтәреннән дә килгәннәр, костюмнарга бәя 1900 сум дип куелган, итәкләрне 500 сумга да бирәләр. Балалар киемнәре сату ноктасының әйберләрен дә яратып алдылар. Үзебезнең Чепья сәүдә берләшмәсе кибетчесе дә хәйран саттым, ди.
Балаларыбыз башкаруында җыр-моңга күмелгән чара күңелле генә узды, бүләкләнүче сабыйлар күңелендә якты хатирәләр калдырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев