Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтачта мәктәпләр һәм полиция аңлашып эшлиләр (+фоторепортаж)

31 октябрьдән 20 ноябрьгә кадәр 9 еллык һәм урта мәктәпләр арасында хокук почмаклары буенча конкурс оештырылды.

Әлеге чарада районыбызның бөтен мәктәпләре дә актив катнашып, аларда ПДН инспекторлары һәм муниципаль полиция хезмәткәрләре дә булып, белем бирү йортларының әлеге юнәлештәге эшләренә үз бәяләрен бирә алдылар. Конкурс җиңүчеләре итеп 3 команда гына билгеләнергә тиеш булса да, сайлап алу бик авыр булганлыктан, 6 мәктәп үзара җиңүләрне бүлештеләр. Беренче урынны Балтач һәм Нөнәгәр урта мәктәпләре, икенче урынны Куныр һәм Урта Көшкәт, өченчене - Сосна һәм Норма мәктәпләре бүлеште. Җиңү яулаган мәктәпләрнең тәрбия эшләре буенча урынбасарларын район эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, полиция подполковнигы Илдар Усманов ихластан котлап, грамоталар тапшырды.

- Муниципаль полиция хезмәткәрләре - Раушания Нәкыйпова белән Ләйлә Низамиева май аеннан гына эшли башлауларына карамастан, үзләренә йөкләнгән эшне бик тырышып башкаралар. Хокук бозуларга каршы шулай бергәләп эшләгәндә генә без уңай нәтиҗәләргә ирешәчәкбез. Калган мәктәп укытучыларына да киләчәктә шулай эшләргә насыйп булсын, - дип теләде Илдар Котдусович.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250