Балтачлылар «Татарча диктант» акциясенә кушылды
Акциягә Куныр, Нөнәгәр урта мәктәпләре, Субаш төп мәктәбе, Балтач гимназиясе, Карадуган гимназиясе бик теләп кушылды
Бүген «Татарча диктант» белем тикшерү акциясе башланып китте. Ул өч көн дәвам итә.
«Татарча диктант» — татар телендә сөйләшүчеләр, татар телен яратучылар һәм өйрәнергә теләүчеләр өчен дөньякүләм чара.
Беренче тапкыр мондый диктант 2016 елда үткәрелә, бүгенге көндә исә 31 илдән һәм Россиянең 74 регионыннан катнашучыларны берләштерә.
Акциянең төп максаты булып татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язу теләге уяту, татар теле белгечләрен һәм туган тел (татар теле) укытучыларын тагын да популярлаштыру тора.
Акциягә Балтач районы мәгариф оешмалары да, мәйданчыклар булдырып, бик теләп кушылды. Куныр, Нөнәгәр урта мәктәпләре, Субаш төп мәктәбе, Балтач гимназиясе, Карадуган гимназиясе укучылары, укытучылары һәм әти-әниләр татарча диктант язды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев