Балтачның 1 номерлы балалар бакчасы үз өлкәннәрен кунакка дәшкән
Мәгариф

Балтачның 1 номерлы балалар бакчасы үз өлкәннәрен кунакка дәшкән

Бәйрәм чарасы мул табыннар артында үтте, истәлекләр барланды

Балтач бистәсенең 1 номерлы балалар бакчасында эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне бакча коллективы кунакка дәшкән.

"Октябрь аеның беренче көннәрендә без бакчабызның өлкән буын вәкилләрен – лаеклы ялдагы хезмәттәшләребезне, остазларыбызны хөрмәтлибез. Сез бакчабызның үсеше, чәчәк атуы өчен намуслы хезмәт куйдыгыз. Авыр, әмма мактаулы хезмәт юлы үтеп, беркайчан да сыгылмадыгыз, сынмадыгыз, фидакарь хезмәтегез, мактаулы хезмәт юлыгыз белән һәммәбезгә үрнәк булып торасыз"- дигән ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәләр алар лаеклы буын вәкилләренә.

Бәйрәм чарасы мул табыннар артында үтте, истәлекләр барланды.


Нет комментариев