Балтачның 1нче номерлы балалар бакчасында Күп белүчеләр көне үтте
Китапханә хезмәткәрләре балаларны тормышның төрле өлкәләре буенча әзерләнгән биремнәрдә сынап карадылар
Балтачның 1нче номерлы балалар бакчасында Күп белүчеләр көне үтте. Шул уңайдан зурлар һәм мәктәпкә хәзерлек төркеменә йөрүчеләр Балтач Үзәк балалар китапханәсенә килделәр. Алар биредә «Нәрсәгә һәм ни өчен?» («Отчего и почему?») дип аталган интеллектуаль уенда катнаштылар.
Китапханә хезмәткәрләре балаларны тормышның төрле өлкәләре буенча әзерләнгән биремнәрдә сынап карадылар. Балалар «Табигатьнең гүзәл күренешләре», «Бу нәрсәнең өлеше?», «Ашарга ярый, ярамый», «Китапны таныйсыңмы?», «Юл билгеләрен беләсеңме?» кебек уеннарда сынатмадылар, үзләренең дөрес җаваплары белән таң калдырдылар. «Сәләтлеләр уены» кемнең оста шахматчы һәм Рубик кубигын тиз тезүче икәнен күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев