Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтачның 5 нче номерлы балалар бакчасында ел ачылышы буларак «Гаилә фестивале» узды

Киләчәгебез — ышанычлы, картлыгыбыз бәхетле булсын өчен, тәрбияле, әхлаклы балалар тәрбияләү мөһим дип юкка гына әйтмиләр бит

2026 нчы ел Балтач 5 нче балалар бакчасында Гаилә фестивале белән старт алды.

Бөек мәгърифәтче Ризаэтдин Фәхреддиннең шундый сүзләре бар: «Балачакта алган тәрбияне соңрак бөтен дөнья халкы да үзгәртә алмас». Балага әхлак нигезен сабый чакта ук салырга бурычлыбыз.

2026 нчы ел Татарстан Республикасында Хәрби һәм хезмәт даны елы дип игълан ителде. Ә Россия күләмендә бу ел Халыклар бердәмлеге елы буларак билгеләнә. Батырлыкка һәм хезмәткә хөрмәт кече яшьтән үк салына.

Күптән түгел Балтачның 5 нче номерлы балалар бакчасында ел ачылышы буларак «Гаилә фестивале» узды. Фестивальгә килгән дәү әни-дәү әтиләр, әти-әниләр иҗат концерты карап, күңел ачып, аннары кул эшләре күргәзмәсе, шәҗәрәләр күргәзмәсе белән таныштылар.

Киләчәгебез — ышанычлы, картлыгыбыз бәхетле булсын өчен, тәрбияле, әхлаклы балалар тәрбияләү мөһим дип юкка гына әйтмиләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев