Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Балтачның беренче номерлы балалар бакчасы республика конкурсында катнаша

Комиссия Балтач бистәсенең 1 нче балалар бакчасында булды һәм балаларга билингваль белем бирү өлкәсендә учреждение эшен бәяләде

 

Татарстан Республикасында «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурста сайлап алуның икенче этабы дәвам итә. Комиссия Балтач бистәсенең 1 нче балалар бакчасында булды һәм балаларга билингваль белем бирү өлкәсендә учреждение эшен бәяләде.

Комиссия составында Татарстан республикасының мәгариф һәм фән министрлыгының әйдәп баручы киңәшчесе Гәләвиева Чулпан Хәйдәр кызы, Казан шәһәренең Яңа Савин районы 405 нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Хәкимова Сиринә Ибраһим кызы һәм Авиатөзелеш районының 308 нче балалар бакчасының мөдире Бәдертдинова Гүзәл Рәшит кызы иде.

Балалар бакчасы эшчәнлеген оештыруга якын килүнең системалылыгы, балалар белән эшләү формаларының төрлелеге һәм оригинальлеге, педагоглар һәм балалар эшенең нәтиҗәлелеге, педагогик коллективның методик активлыгы, педагогларның авторлык программалары һәм методик эшләнмәләре каралды.

Ә без үз чиратыбызда уңай нәтиҗә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев