Балтачта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе уза
Мәгариф

Балтачта мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе уза

Конференциянең пленар өлеше район мәдәният үзәгендә дәвам итә. Биредә узган уку елына нәтиҗә ясалып, алдагы уку елына бурычлар билгеләнә һәм алдынгылар бүләкләнә

Алдан хәбәр иткәнебезчә, бүген Балтачта район мәгариф хезмәткәрләренең август конференциясе үтә. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Хәбир кызы Гыйзәтуллина катнашты.

Конференция эше Балтач мәдәният үзәге каршында «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында кайбер категория балаларга уку сумкалары тапшыру мизгелләре белән башланып китте.

Соңрак белем һәм тәрбия учреждениеләренең һөнәри юнәлеш буенча күргәзмәләре тәкъдим ителде.

Конференциянең пленар өлеше район мәдәният үзәгендә дәвам итә. Биредә узган уку елына нәтиҗә ясалып, алдагы уку елына бурычлар билгеләнә һәм алдынгылар бүләкләнә. Шулай ук мөгаллимнәр сафына яшь укытучылар кабул ителәчәк.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларны безнең Макс каналыннан да белә аласыз!


Нет комментариев