Бәйге яшьләр өчен аралашу, танышу мәйданы да булып тора
Балтачта эш стажы 3 елдан артмаган укытучылар «Педагогик дебют» конкурсының муниципаль этабында көчләрен сынадылар.
«Дәрес» һәм «Осталык дәресе» аша Балтач, Норма, Арбор, Сосна мәктәпләре һәм Балтач гимназиясенең яшь укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Бу бәйге яшьләр өчен аралашу, танышу мәйданы да булып тора. Укытучыларыбызга бәйгенең алдагы этабында да уңышлар телибез.
Нет комментариев