Балтачта сыерчык оялары конкурсы узды
Сыерчык ояларын экологлар якын арада мәктәп укучылары белән бергә урманга, тыюлык территориясенә урнаштырачак
Ел саен район мәгариф идарәсенең мәктәптән тыш эшләр үзәге һәм "Балтач" тыюлыгы хезмәткәрләре белән берлектә район сыерчык оялары конкурсы үткәрә.
«Конкурска 107 сыерчык оясы тәкъдим ителде. Катнашучылар ел саен фантазия һәм осталык күрсәтәләр, канатлы дусларыбыз өчен уңайлы йортлар төзиләр» дип хәбәр итә мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты Римма Бариева.
Җиңүчеләрне сайлаганда экологлар эшләнмәнең матурлыгына гына түгел, ә сыерчык оясын дөрес әзерләүгә һәм аннан соң кошларга күчәргә яраклылыгына да зур игътибар бирде.
Сыерчык ояларын экологлар якын арада мәктәп укучылары белән бергә урманга, тыюлык территориясенә урнаштырачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев