Балтачта «Тату сыйныф серләре» ата-аналар комитетлары конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр
Мәгариф

Балтачта «Тату сыйныф серләре» ата-аналар комитетлары конкурсының муниципаль этабы җиңүчеләрен бүләкләделәр

2 апрель көнне район мәдәният үзәгендә тамашачылар иң яхшы номерларны күрә алдылар

Балтачта «Тату сыйныф серләре» ата-аналар комитетлары конкурсының муниципаль этабында җиңүчеләрне бүләкләү чарасы һәм Гала-концерт узды.

2025 елда конкурста районның барлык мәктәпләреннән 21 ата-аналар комитеты командалары катнашты. 

2 апрель көнне район мәдәният үзәгендә тамашачылар иң яхшы номерларны күрә алдылар. Барлык командаларга да дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды. Муниципаль этапта җиңүче һәм республика этабында ярымфинал призерлары булган Балтач мәктәбенең 6 нчы сыйныф ата-аналар комитеты өстәмә рәвештә Казан шәһәренә экскурсия белән бүләкләнде. Котлыйбыз!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев