Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган укучыларга акча бирәчәкләр
Мәгариф

Бердәм дәүләт имтиханыннан 100 балл җыйган укучыларга акча бирәчәкләр

Тиешле карарга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имза куйган

Бердәм дәүләт имтиханыннан (БДИ) 1 яки 2 фәннән 100 балл җыйган укучылар бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак. Тиешле карарга Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имза куйган.

1 фәннән 100 балл җыйган өчен – 15 мең сум, 2 фәннән 100 балл җыйган өчен – 25 мең сум түләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, быел Балтач урта мәктәбеннән Рамил Заһидуллин районыбызда имтиханны 100 баллга тапшыручы бердәнбер укучы (информатика) булды.

 


Нет комментариев