Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Без бәйрәмнәр яратабыз

Күптән Кариле балалар бакчасында "Сөмбелә" бәйрәме булып узды.

Һәр төркем үзенчә үзенчәлекле итеп бәйрәмнәрне оештырды.Безнең уртанчылар төркемендә дә бу бәйрәм зур җанлылык белән узды.
Бәйрәмгә әзерләнү алдан ук башланды. Көз турында сынамышлар, табышмаклар, мәкаль-әйтемнәр белән таныштык. Көзге муллык - яшелчә һәм җиләк- җимешләрнең файдасы турында мәгълүмат бирелде. Балалар белән шигырьләр, җырлар һәм биюләр өйрәндек, шулай ук "Шалкан" әкиятен сәхнәләштердек.
Әти- әниләрнең килүе дә бәйрәмгә ямь өстәде. Балалар аларга үзләренең һөнәрләрен; тапкырлыкларын , җитезлекләрен , өлгерлекләрен күрсәттеләр. Бәйрәм шулай ук халкыбызның уеннары белән үрелеп барды.
Бу бәйрәмнән балалар шат күңел белән, әти-әниләр канәгатьлелек хисе белән таралдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250