Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Бикле ишекләр бүген ачык иде

Балалар бакчаларының ишекләрен иртән балалар килеп бетүгә үк бикләп куялар. Иминлек ягыннан шулай каралган.

Ә бүген Балтач бистәсенең 2нче номерлы бакча ишеге көне буе ачык торды, чөнки биредә "Ачык ишекләр көне" үтте. Әти-әниләр балаларының бакчада көнне ничек уздырулары белән таныштылар, шөгыль дәресләрендә булдылар. Һәрбер әти-әни үз баласының сәләте, үз-үзен тотышы, үсеш дәрәҗәсе белән кызыксына. Әйтергә кирәк, тәрбиячеләр эшчәнлегеннән әти-әниләр канәгать калып таралышты. Тик борчыган мәсьәләләр дә юк түгел, бакчада нәниләргә инглиз теле укытылмый һәм бетү куркынычы да бар икән. Музыка дәресенең дә сәгатьләре кыскартылырга тора. Һичьюгы, түләүле түгәрәкләр эшләсен иде, дип, әниләр бу хакта үзләре белән даими булган бакча директорына да җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250