Бөрбаш балалар бакчасында Өлкәннәр көне узды
Бүләкләр дә бик мулдан булды. Җәлил хәзрәт һәр балага күчтәнәч пакет өләшсә, Альбина Фазлыева исә өлкәннәребезгә милли бизәкле яулыкларын бүләк итте
Бөрбаш балалар бакчасында Өлкәннәр көне бик матур һәм оешкан төстә үткәрелде. Бәйрәмгә озак еллар балалар бакчасында эшләп киткән хезмәткәрләр чакырулы иде.
Кичәнең беренче өлеше сабыйларның һәм тәрбиячеләрнең матур чыгышлары белән өлкәннәрне сөендерү булса, икенче өлеше яңа гына ремонттан соң ачылган мәчетнең аш-су бүлмәсендә мул табыннар артында уздырылды.
Бүләкләр дә бик мулдан булды. Җәлил хәзрәт һәр балага күчтәнәч пакет өләшсә, Альбина Фазлыева исә өлкәннәребезгә милли бизәкле яулыкларын бүләк итте.
Бәйрәм олыларның күңелләренә бик хуш килде, барысы да олы рәхмәт хисләрен белдерделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев