Борнак авыл китапханәсендә патриотик-тәрбияви дәресләр узды
Мәгариф

Борнак авыл китапханәсендә патриотик-тәрбияви дәресләр узды

Дәрес барышында балалар «Нәрсә ул — батырлык?» дигән сорауга жавап эзләделәр

24 март көнне Борнак авыл китапханәсендә 2-4 сыйныф укучылары өчен «Батырлыкка чикләр юк» исемле батырлык дәресе  үткәрелде.

Балалар куелган сорауларга жавап табып кына калмады, алар батырлыкның төрле чагылышын — үзара ярдәм, дәртлелек, көрәшүчәнлек һәм куәтнең мәгънәсенә төшенделәр. Дәрес вакытында укучылар шәхси миһербанлык һәм туган жиргә тугрылыкның зур әһәмиятенә төшенделәр.


Нет комментариев