Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

ЧАЛ ТАРИХЛЫ МӘКТӘБЕМӘ – 100 ЕЛ!

2000 елда сәламәтлек буенча — бронза, 2002 елда көмеш биеклеккә күтәрелә.

Бай тарихлы, күренекле шәхесләр тәрбияләгән «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе» 100 еллык юбилеен билгеләп узды. Бәйрәмгә килгән ветеран укытучылар, мәктәпне тәмамлаган укучылар, кунаклар, ата-аналар башта бу җирлектәге мәгарифнең үсешен чагылдырган зур күргәзмә белән таныштылар. Коллективның шатлыгын уртаклашырга килгән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, гимназия директоры булып эшләгән, бүгенге көндә Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова, республиканың мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов үзләренең чыгышларында мәктәпнең җәмгыятьтәге урыны, тарихыбызны саклау, барлау милләтебезнең үсеше өчен гаять әһәмиятле икәнен билгеләп уздылар. Район башлыгы тарафыннан гимназиягә материаль-техник базасын ныгыту өчен бирелгән 100 мең сумлык сертификаты бәйрәмгә тагын бер ямь өстәде.

Карадуган мәктәбе үзенең эшен ТССРның 5 еллыгы исемендәге «Татарская профтехническая обувная и швейная школа» ачылгач башлап җибәрә. Мәктәпнең беренче мөдире — Александр Михеев була. 1925 елның октябрь аенда Карадуганда башлангыч мәктәп эшли башлый. 1931 елның 1 сентябреннән ШКМ (школа колхозной молодежи) эшли. 1934 елдан ШКМ тулы булмаган урта мәктәп (ТБУМ) итеп үзгәртелә. Бөек Ватан сугышы мәктәбебезне читләтеп үтми. Бер-бер артлы мәктәп директорлары Фәрт Садыйков, Мөхәммәт Туктаров, укытучылар Иван Васильев, Салих Никитин, Фатыйх Нәбиев сугышка китәләр. Бу елларда мәктәп директорлары булып Сәнгать Гыйбадуллин, Сәет Әхмәтов, Рәшидә Хатыйпова эшли. Авыр еллар шаһиты булган Татарстанның атказанган укытучысы Нәгыймә Сәгъдиева башта укытучы, завуч, аннан соң директор була. 1949 елдан башлап, сугыш һәм аннан соңгы авыр елларда өзелеп торган мәҗбүри җидееллык белем бирү кабаттан гамәлгә керә.

1962 елның августында Карадуган мәктәбенә директор итеп Бакый Зыятдинов билгеләнә һәм ул 1994 елга кадәр җитәкчелек итә. Аның чын оештыручы, талантлы педагог, оста хуҗалык итә белүче җитәкче сыйфатлары нәкъ менә шушы чорды ачыла: мәктәптән сигезьеллыктан урта мәктәп итеп үзгәртелә, 1978 елда аның яңа бинасы төзелә, матди-техник базасы ныгый, рес-публика күләмендә педагогик тәҗрибә үзәгенә әверелә. Олы йөрәкле педагог, тәрбияле һәм зыялы бу шәхеснең исеме кичә барышында еш яңгырады. 1976 елда, күпьеллык эзләнүләр нәтиҗәсе буларак, Муса Җәлилнең тормышына һәм иҗатына багышланган музей ачыла, аңа 1990 елда Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге премиясе бирелә. Ул чын мәгънәсендә милли-патриотик тәрбия үзәгенә әйләнә. Әлеге кичәдә шул чор укытучылары исеменнән чыгыш ясаган Әминә Мөхәммәтҗанованың җылы сүзләре һәркемнең йөрә-генә үтеп кергәндер.

Бакый Шәймулла улы җитәкчелек иткәндә мәктәпнең тәҗрибә участогы үз эшенең нәтиҗәләре буенча берничә мәртәбә рес-публикада беренче урынга чыга. Тәҗрибә участогы җитәкчесе, мәктәпнең биология укытучысы, үз эшенең чын остасы, талантлы педагог Тәбрис Хөсәенов эше югары бәяләнә, аңа Татарстанның атказанган укытучысы исеме бирелә. Кичәдә Тәбрис абыйның да катнашуы, шул чор хатирәләре белән уртаклашуы күпләрдә зур кызыксыну уятты.

1993 елда Карадуган мәктәп директоры итеп Бакый Шәймулла улының укучысы Ханнан Рәхимҗанов билгеләнә. Ханнан Гафурҗан улы эшләгән елларда мәктәп спорт уңышлары белән дан казана. 2000 елда сәламәтлек буенча — бронза, 2002 елда көмеш биеклеккә күтәрелә. Хоккейчы егетләребез республика күләмендә үткәрелгән ярышларда катнашып, приз-лы урыннар ала башлыйлар. 1996 елда белем йорты Россиянең «Ел мәктәбе» исеменә лаек була.

Шулай ук бу елларда мәктәпнең материаль-техник һәм спорт базасы яңартыла, баетыла. Ханнан Рәхимҗанов кичәдә үзе дә катнашып, истәлекләре белән бүлеште, гимназия коллективына уңышлар теләде.

2005 елда Карадуган гимназиясенә директор итеп Гөлнара Габдрахманова билгеләнә. Яңа үрләр, яңа уңышлар бер-бер артлы килә. Мәктәп укыту һәм тәрбия бирү өлкәсендә ирешелгән уңышлары өчен 2008-2009 уку елында Каюм Насыйри премиясенә лаек була. 2009 елда «Сәламәтлек» программасы нигезендә сәламәтлекне ныгыту өстендә эшчәнлеге өчен мәктәп алтын дәрәҗәгә ирешә. Экология буенча проект ЮНЕСКО тарафыннан үткәрелгән халыкара конкурста катнашып, беренче урынны ала һәм Карадуган мәктәбе 2011 елда ЮНЕСКОның ассоциацияләнгән мәктәбе рәтенә керә. Чараның кунагы булган Гөлнара Габдрахманова үзе эшләгән елларның истәлекләре белән уртаклашты.
Бәйрәм тантанасында мәктәптә төрле елларда укыган укучылар, укытучылар чыгышлары күп булды.

Еллар уза, мәктәп үз укучыларын мөстәкыйль тормыш юлына озата бара. Бүген алар илебезнең төрле почмакларында намуслы хезмәт итә. 100 ел дәвамында белем учагы булган мәктәп бүгенге көндә дә районның алдынгы мәктәпләреннән санала. 2011 елдан гимназияне Гөлсинә Зарипова җитәкли. Заманалар үзгәрү белән беррәттән Карадуган урта мәктәбе дә зур үзгәрешләр белән яши башлый. 2015 елның октябрь аеннан, мәктәбебез гимназия статусы алып, Бакый Зыятдинов исемендәге гимназия булып йөри башлый. 2017 елда Тататарстан Республикасының иң яхшы белем бирү оешмасы исеменә лаек була. 2018 елда гимназиядә мөмкинлекләре чикле булган балаларга коррекцион класслар ачыла, алар өчен аерым кабинетлар булдырыла. 2020 елда белем йортыбыз Татарстан Республикасының татар телендә белем бирүче оешмалары грантына ия булды. 

Бүгенге көндә гимназиядә 184 укучы укый, аларга 30 укытучы белем һәм тәрбия бирә. — Гимназия укучылары төрле конкурс-бәйгеләрдә, Бөтенрәсәй фән олимпиадаларының муниципаль һәм республика күләмендәге олимпиадаларда катнашып, укытучыларын, әти-әниләрен җиңүләре белән куандыралар. Татар халкының телен, мәдәниятен һәм традицияләрен саклау, үсеп килүче буында милли һәм гражданлык үзаңын формалаштыру юлында гимназия зур эшчәнлек алып бара, дәүләтебезгә, туган ягыбызга файдалы, камил шәхесләр тәрбияләвен дәвам итә, — дип чыгыш ясады Гөлсинә Зарипова.

100 ел... Бу күркәм дәвер, яңа ачышлар, башлангычлар өчен ныклы нигез. Гимназия әле тагын да алдагы юбилейларын каршы алыр һәм беренче укытучылар нигез салган данлы традицияләрне саклап калып, яңа ачышларга ирешер, зур үрләр яулар. 

Фәридә Хаҗиева белән Эльмира Гарифуллина,
татар теле укытучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев