“Дуслык учагы”нда без дә дуслар таптык (+фото, видео)
Ул көнне кемнәрне генә очратмадык та, кемнәр белән генә дуслашмадык без. Көне дә нәкъ шундый көн, "Дуслык учагы" көне иде бит.

- Мин пионер булган кеше. Безнең өчен балачак белән пионер сүзе бербөтен. Пионерга керү бәйрәм иде. Ә бүгенге "Дуслык учагы"на килсәк, әлеге бәйрәм бик кирәк, күрәсезме, монда балалар гына түгел, олылар да дуслаша.

- Лариса Алексеевна, Пионер иле нинди ил иде?

- Илдар Ринатович, ничек сезгә бүгенге бәйрәм, ул сезгә кайсы ягы белән якын?
- Бүгенге бәйрәм искиткеч, кызлар. Бүген монда балачак, дуслык, пионерлар... Мин дә элеккеге пионер, мин дә галстук таккан кеше. Минемчә, пионерия яшьләрне берләштерә торган көч.
- Сезнеңчә пионер галстугы кешегә нинди җаваплылык өсти?
- Пионер галстугы таккан кеше башкаларга үрнәк булырга тиеш.

- Рамил Рашитович, бүгенге бәйрәмнән алган беренче кичерешләрегез нинди?
- Кичерешләрем бик куанычлы. Әйтерсең лә, үземнең балачагыма кайттым. Бүген безнең районда "Дуслык учагы"ның 52 нчесе кабыначак. 52 ел элек нигез салынган традиция югалмасын, алга таба да дәвам итсен иде.

- Алия Юнысовна, әлеге чараны оештыручыларның берсе буларак сез бүгенге бәйрәм белән кәгагатьме?
- Бик кәнагать, кызлар! Мин бүген үзем дә коллегаларым белән очраштым. Бүген балаларга дуслыкның нәрсә икәнен аңларга шәп мөмкинчелек бар.
- Сер булмаса әйтегез әле, пионер галстугыгыз сакланамы?
- Саклана! Әле мин комсомолга да кереп өлгердем.

- Сәйдәш абый, пионерларны кире кайтарыр идегезме?
- (Бераз уйланып торды ) Кайтарыр идем, минемчә, ул юнәлешне бетермәскә генә кирәк булгандыр, бәлки. Пионер сүзе ул зур сүз иде. Балалар аңа омтылып яшәде.

- Җәмилә апа, беренче тапкыр үткәрелгән Дуслык учагын хәтерлисезме?
- Хәтерлим кызлар, бик дулкынландыргыч булды ул, 1965 нче елда үткәрелгән ул бәйрәмдә катнашуым белән бәхетле мин.
- Хәзерге балалар белән элекке пионер балалар арасында аерма бармы?
- Әлбәттә бар. Пионер ул беренче дигән сүз. Хәзерге балаларга менә шул беренчелеккә омтылу, нәрсәгәдер ышанып яшәү җитеп бетми кебек. Менә бүгенге дуслык бәйрәме дә балаларны берләштерү өчен бик кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев