«Факел»лылар Нөнәгәр мәктәбендә кунакта
2025 ел — безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле ел: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын, илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елын билгеләп үтәбез
Безгә районнан Нөнәгәр гомуми урта белем бирү мәктәбенә «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубы хезмәткәрләре кунакка килделәр.
Алар арасында безнең мәктәпне тәмамлаган укучы Гатиятуллина Фирүзә Рамис кызы булу безне тагында сөендерде. Аның да күңеленә рәхәт булгандыр. Шушы мәктәп аны укытып шушы дәрәҗәгә җиткергән, төп белемне биреп чыгарган.
Мәктәп, укытучылар өчен дә үз укыткан балаңны каршы алу дәрәҗә. Аның эшләгән эшләренә карап без дә бик сөенәбез. Уңышлар сиңа Фирүзә!
Эш тәҗрибәсе белән үзара уртаклашу кешеләрне, мәктәп балаларын бер-берсенә якынайту, дуслаштыру, татулыкка өндәүнең мөһим бер чарасы булып тора.
Юкка гына төрле юнәлешләрдә мәктәпләрдә мондый чара, очрашулар оештырылмый. Гади генә уеннарны, кул эшләрен бала күңеленә ятарлык итеп эшләтү, мөмкин кадәр күбрәк балаларны җәлеп итеп, начар ниятләргә урын калдырмауны күз уңында тота, гомумән алганда бу көн балалар күңелендә якты хатирә булып сакланачак дип уйлыйм. Күпме эш эшләтте бит алар.
Матур итеп сөйләп, уеннар, кул эшләре һәм матурлыкны күрсәтә белергә өйрәтү күңел хәләтеннән торадыр ул. Сез бүген бу дәрәҗәгә ирештегез хөрмәткә лаек «Факел » яшьләр клубы хезмәткәрләре. Эшләгән эшләрегез өчен сезгә зур рәхмәт!
Безнең башлангыч сыйныф балаларына «Үткәнен белмәгән киләчәге юк» интеллектуаль уен оештырдылар. Балалар бик актив булдылар.
2025 ел — безнең барыбыз өчен дә үзенчәлекле ел. Без Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын, илдә һәм республикада Ватанны саклаучылар елын билгеләп үтәбез. Моны исәпкә алып килгән алар. Безнең башлангычта укучы балалары
«Тынычлык күгәрчене» акциясенә кушылдылар. Ансы аеруча да күңелле чыкты, үз куллары белән ясап аның эченә үз куллары белән һәр бала теләкләрен яздылар. Һәр баланың язганнарына күз төшереп алдым: Сугыш тизрәк бетсен! Әти — әнием сәләмәт булып яшәсеннәр! Мин тынычлык телим!!! Сугыш бетсен!!! сүзләрен язган иделәр. Бу ясаган күгәрченнәрне үзләре белән алып киткәннәренә сөенеп калды балалар. Аларның теләкләре кабул булсын!
Табигатьнең иң матур чагында, язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда бөреләр уянган вакытта, без бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан, Факел хезмәткәрләре 5 һәм 7 нче сыйныф балалары өчен «Тукай мәйданы » дигән уен викторина оештырдылар. Балалар өчен дә бик күңелле булды. Үз белемнәрен кабат тикшерделәр.
8 нче һәм 11 нче сыйныф балалары өчен «Мин тормышны сайлыйм» профилактик ведио — уен оештырдылар. Монсыда бик отышлы чыкты.
Яшүсмер балаларга һәм яшьләргә наркотиклар һәм спайсларның кеше организмына тәэсире, һәлакәтле кызыктыргычларга бирелергә кирәкме-юкмы икәнлеге, каршы торырга ничек өйрәнергә кирәклеге турында сөйләнелде.
Наркотиклар тәэсирендә кешеләр бик күп җинаятьләргә бара. Аң-зиһенне томалаучы бу агуга акча табу өчен алар урлый, кеше талый һәм үтерә. Дөньяда гомер һәм сәламәтлектән кадерлерәк бер нәрсә дә юк. Калган башка бөтен төшенчәләр — икенчел, алар барысы да шушы ике төп нигездән барлыкка килә. Сәламәт тормыш рәвешен яшәү кануны итү өчен тоташ җәмгыятьнең көчен берләштерү таләп ителә.
«Тамчы тама, тама боз тишә» дигәндәй, кабатлап тору зыянга килми, бала күңеленә һәр сүз сеңеп кала бит. Кеше кешегә көзге булып хезмәт итә», дигән мәкаль дә бар. Димәк, башкаларның сиңа уңай мөнәсәбәттә булуын теләсәң, үзең дә яхшы күңелле кеше булырга тиешсең.
Без сезнең килүне бик яхшы кабул иттек. Сезгә эшегездә уңышлар телибез. Районнан ерак урнашкан авыл мәктәпләре өчен сезнең килү мәртәбәле эш. Эшләрегез гөрләп барсын. Сезне тагы үзебезнең мәктәбебездә көтеп калабыз!
Зөлфидә Тләкова
Нөнәгәр мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев