Габдулла Тукайны Кировта да беләләр! (+фото)
Мәгариф

Габдулла Тукайны Кировта да беләләр! (+фото)

Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә үткән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган 4 нче төбәкара әдәби-иҗат бәйгесендә укучыларыбыз уңышлы чыгыш ясап кайтты

Киров өлкәсенең Малмыж шәһәрендә үткән татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган 4 нче төбәкара әдәби-иҗат бәйгесендә Салавыч күппрофильле лицее, аның филиалы булган Биктәш һәм Салавыч Сәрдегәне башлангыч мәктәпләреннән укучылар уңышлы чыгыш ясап кайтты: Кәлимуллина Талия һәм Сәйфелганиев Рәмис - 1 нче дәрәҗә диплом, Хөрмәтуллин Раил - 2 нче дәрәҗәле диплом (җитәкчеләре Сафина Г.С.), Нуреева Язилә - 2 нче дәрәҗә диплом ( җитәкчесе Галиева Л.Р.), Каюмова Әнисә - 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр (җитәкчесе Якупова Т.Р.). Бариева Мәрьям белән Алексеева Диана катнашучы дипломына ия булдылар. Уңышларыгыз дәвамлы булсын!

Алсу Фәрзиева,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.


Габдулла Тукай

Нет комментариев