Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

География укытучыларының нәрсә хакында сөйләште

21 август көнне Нөнәгәр мәктәбе базасында география укытучыларының "Федераль дәүләт белем бирү стандартларын гамәлгә ашыру шартларында география укытучыларының педагогик осталыкларын һәм һөнәри компетентлыгын камилләштерү" дигән темага август киңәшмәсе секциясе булып узды.

Киңәшмәдә укытучылар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар: белем бирүдәге яңа алымнар, федераль белем стандартларын кулланып эшләүнең уңай яклары, сәләтле укучылар белән эшләү алымнары турында сөйләштеләр. Мөгаллимнәр Балтач мәктәбе укытучысы Гүзәл Шиһапова "БиС" технологиясе буенча үткәргән мастер- классында катнаштылар, Сосна мәктәбеннән Әмир Зәйнуллинның укучыларның мөстәкыйль эшләрен оештыру турындагы чыгышын тыңладылар.


Киңәшмәнең икенче өлеше Кугубурка елгасы буенда дәвам итте һәм укучыларны геологиядән олимпиадага әзерләүгә багышланган иде. 2017 елның 11-17 июль көннәрендә Әлмәт районында үткән геологиядән IV Республика кыр олимпидасында катнашып, Нөнәгәр мәктәбе командасы зур уңышлар белән кайтты.Укучылар мәктәп укытучыларын үзләре катнашкан конкурслар, аларның үтү шартлары белән таныштырдылар. Укучылар минерология, палеонтология, радиометрия, шлиховое опробирование, геологик разрез, геологик эшләр үткәргәдә техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре һәм беренче ярдәм күрсәтү, кыр стоянкасын оештыру юнәлешләрендә ярышларны үткәрү шартлары белән таныштырдылар.


Киңәшмәне йомгаклап методик берләшмә җитәкчесе Егорова В.В., мәгариф идарәсе методисты Гөлсинә Бариева 2016-2017 елда эшләнгән эшләргә йомгак ясадылар. Шулай ук яңа уку елына бурычлар куелды, методик берләшмәнең 2017-2018 елга эш планы кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250