Гимназия укучысы Хәйруллина Гүзәл Мәскәүдә Татарстан данын яклап кайтты.
20-23 нче май көннәрендә Мәскәүдә укучылар үзидарәсен үстерүче гомум белем бирүче учрежденияләрнең I нче Гомумрәсәй бәйгесенең финалы булып узды.
Бәйгенең финал этабына Рәсәйнең төрле төбәкләреннән иң яхшы 50 мәктәп чакырулы иде. Татарстан данын яклап чыгыш ясау бәхете Балтач гимназиясе педагог-оештыручысы Шәрипова Равилә Равилевнага һәм 9а класс укучысы Хәйруллина Гүзәл Ринатовнага елмайды (республика күләмендә 2 урын яулады). Барлык финалистларга диплом һәм бүләкләр тапшырылды.Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев