Якташыбыз Илдус Мөхәммәтгали улы Закировны котладылар
Киләчәктә дә авиация сәнәгате өчен дәрәҗәле казанышлар яуларга язсын!
Якташыбыз, галим, техник фәннәр докторы, Татарстан Республикасының атказанган фән һәм техника эшлеклесе, илнең әйдәп баручы А. Н. Туполев исемендәге "Казан милли тикшеренү техник университеты"ның очу аппаратлары җитештерү технологиясе кафедрасын җитәкләгән академик — Илдус Мөхәммәтгали улы Закиров иң абруйлы премияләрнең берсе — Профессор Николай Егорович Жуковский исемендәге милли фәнни премиягә һәм премия лауреатының күкрәк билгесенә лаек булды.
Әлеге премия конкурс нигезендә авиация теориясе буенча иң яхшы эшләр өчен бирелә.
Якташыбызны ихластан котлыйбыз! Сәламәтлек, уңышлар телибез!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев