Яңа сулыш, яңа өметләр: районыбызга яшь педагоглар килде
Мәгариф

Яңа сулыш, яңа өметләр: районыбызга яшь педагоглар килде

Кешенең иң якты хыяллары балачагы белән бәйле булган кебек, укытучының да тормышында иң кадерле урыннарның берсен “беренче эш көне” алып тора

Һәр уку елы алдыннан үткәрелә торган август киңәшмәсенең быелгы чарасы аеруча дулкынландыргыч мизгелләргә бай булды.
Сәхнәгә үзләренең хезмәт юлларын быел гына башлап җибәрүче яшь белгеч-педагоглар — районыбызның киләчәге чакырылды.

Алар өчен бу көн аеруча истәлекле. Кешенең иң якты хыяллары балачагы белән бәйле булган кебек, укытучының да тормышында иң кадерле урыннарның берсен “беренче эш көне” алып тора.

Яшь коллегаларыбызны район мәгариф идарәсе җитәкчесе Ренат Мөхәрләмов сәламләде. Ул аларга мөрәҗәгать итеп, сайлаган һөнәрләренең гаять авыр, әмма мактаулы һәм игелекле булуын ассызыклады. “Сез балаларга белем генә түгел, йөрәк җылыгызны да бирәсез. Сабырлык, иҗади илһам һәм һәрвакыт уңышлар юлдаш булсын!” — диде ул.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Нет комментариев