Яңгул мәктәбенә директор урынбасарлары җыелды
Семинар үткәрүдә өлешләрен керткән укытучыларга, Яңгул мәктәбе җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп, алга таба да уңышлар теләп калабыз
Г. Гарифуллин исемендәге Яңгул урта мәктәбендә урта һәм төп мәктәпләрнең директор урынбасарлары өчен семинар узды.
«Мәгариф оешмасын үстерүнең төп инновацион ресурсы буларак нәтиҗәле мәктәп командасы» темасы астында узган чарада ачык дәресләр, Үсеш ноктасы җихазлары белән осталык дәресләре каралды. Патриотик тәрбия кысаларында укучылар «Солдатка хат» проект эшен, «Беренчеләр хәрәкәте» эшчәнлеген күрсәттеләр.
Директор урынбасары Хаҗиева Ләйсән Мансур кызы бердәм команда булып эшләүнең нәтиҗәлерәк икәнен мастер-класс аша аңлатып бирде. Түгәрәк өстәлдә Мәгариф һәм фән министрлыгының функциональ грамоталылыкны үстерү буенча методик рекомендацияләре турында фикер алышынды, ВПР үткәрү шартлары каралды.
Семинар үткәрүдә өлешләрен керткән укытучыларга, Яңгул мәктәбе җитәкчелегенә рәхмәт әйтеп, алга таба да уңышлар теләп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев