Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Яшь педагогларга стимул түләвен 10 000 сумга кадәр арттырырга планлаштыралар

Татарстанда яшь педагоглар өчен айлык стимул өстәмәсен 2 510 сумнан 10 000 сумга кадәр арттыру күздә тотыла

Татарстан Министрлар Кабинетының бу карар проекты республиканың коррупциягә каршы көрәш эшен координацияләү комиссиясе сайтында чыкты, дип яза Татар-информ.

Проект нигезендә яңа түләүләр муниципаль белем бирү оешмалары педагогларына, шулай ук республика хакимият органнары карамагындагы ятим балалар һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар өчен дәүләт оешмаларында эшләүче белгечләргә кагыла.

Документ өстәмә түләүләр бирү тәртибен төгәлләштерә, урта һөнәри белем бирү учреждениеләрен дә кертеп, мәгариф оешмалары исемлеген киңәйтә һәм финанслау гамәлгә ашырыла торган органнар исемлеген яңарта.

Үзгәрешләр рәсми басылып чыкканнан соң 10 көн узгач үз көченә керер дип планлаштырыла, алар 2025 елның 1 сентябреннән барлыкка килгән хокук мөнәсәбәтләренә карата гамәлдә булачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев