Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

Ике Алина Ижауда удмурт теле буенча көч сынашачак

12-14 нче декабрь көннәрендә Казан шәһәрендә туган (удмурт, мари, чуваш, мордва) телләрдән республика олимпиадасының йомгаклау этабы үткәрелде.

Безнең районның Урта Көшкәт мәктәбеннән Петрова Алина, Кече Лызи мәктәбеннән Калинина Алина удмурт теленнән республика этабында беренче урын яуладылар. Урта Көшкәт мәктәбеннән Исаева Диана удмурт теленнән, Чепья мәктәбеннән Соловьев Игорь мари теленнән республика олимпиадасы призерлары булып, дипломнар белән бүләкләнде. Кызларны олимпиадага әзерләгән Урта Көшкәт мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Николаева Мария Петровна, Кече Лызи мәктәбенең удмурт теле һәм әдәбияты укытучысы Антонова Наталия Львовна, Чепья мәктәбенең мари теле һәм әдәбияты укытучысы Иванова Надежда Анатольевнага олы рәхмәтләребезне белдерәбез.

Урта Көшкәт мәктәбеннән Петрова Алина, Кече Лызи мәктәбеннән Калинина Алина исә гыйнвар аенда Ижау шәһәрендә үтәчәк регионара олимпиадада катнашу хокукы алдылар. Кызларга уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

erid: 2Vtzqwfh92B

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250