Илүзәнең «Тархан» конкурсыннан башланган җиңүләре
Балтач урта мәктәбен тәмамлаган Илүзә Исхакова үз уңышлары белән сөендереп тора
Казандагы 35нче татар яшьләре Форумы Россиянең 23 төбәгеннән 150 делегат җыйды. «Тархан» тарихи-мәдәни конкурсының өченче сезоны җиңүчесе, райондашыбыз, Балтач бистәсе кызы Илүзә Исхакова конкурс тәмамланганнан соң Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты студенты гына булып калмыйча, үзен журналист ролендә дә сынап карады.
Хәзер Илүзә даими рәвештә күпләр яраткан басманың электрон битләрендә басыла, ә форум кысаларында редакция вәкиле һәм масштаблы вакыйга үткәрүдә ярдәм иткәне өчен Рәхмәт хаты иясе булды. Ул яңалыклар язды, интервьюлар алды, катнашучылар арасында «Идегәй» дастанын уку буенча конкурс үткәрде һәм җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев