Хезмәт

Балтач районы

16+
Мәгариф

«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы башланды

Зона этабының конкурс сынаулары буенча максималь балл җыйган катнашучылар йомгаклау этабында көч сынашачак

2025 елның 27 гыйнварыннан 17 февраленә кадәр «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенрәсәй һөнәри бәйгесенең зона этабы уза, анда конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр — Татарстан Республикасы районнарыннан 53 педагог катнаша. 

Конкурс 8 зонада уза: Азнакай, Нурлат, Түбән Кама, Яр Чаллы, Кукмара, Балык Бистәсе, Тәтеш, Яшел Үзән.
6 нчы февраль көнне Кукмара шәһәрендә бәйгенеӊ чираттагы зона этабы узды. Балтач урта гомуми белем мәктәбенеӊ татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәйретдинова Гүзәлия Мөхәммәт кызы бәйгедә уңышлы чыгыш ясады. Балтач, Арча, Әтнә, Теләче, Биектау, Кукмара районнарыннан килгән татар теле һәм әдәбияты укытучылары үзләре сайлап алган сыйныфта дәрес күрсәттеләр һәм һөнәри осталык дәресләрендә хезмәттәшләре белән тәҗрибә уртаклаштылар. 

Зона этабының конкурс сынаулары буенча максималь балл җыйган катнашучылар йомгаклау этабында көч сынашачак, ул 2025 елның 17-22 мартында узачак. Гүзәлия Мөхәммәт кызына уңышлар телибез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев