Йолдызлар кабынды
Талантлар фестивальнең һәр мизгеле күңелләргә шатлык һәм илһам китерсен өчен сәхнәдә яшь артистларыбыз үзләренең матур чыгышлары белән сәләтләрен күрсәттеләр, дәрт, шатлык өстәделәр
Балтач район мәдәният үзәгендә фән нигезләрен ныклап үзләштергән, төрле бәйгеләрдә йолдыз булып кабынган укучыларыбызны, үз хезмәтендә югары нәтиҗәләргә ирешкән, һөнәри бәйгеләрдә җиңү яулаган укытучыларыбызны котладылар. Фес-тивальне ачып, район башлыгы Рамил Нотфуллин, талантлар фестивале — укучыларыбызның сәләтләрен күрсәтү өчен искиткеч зур мөмкинлек һәм укытучыларыбызның һөнәри осталыгын бәяли торган әһәмиятле чара, дип билгеләп үтте.
— Фән нигезләрен ныклап үзләштергән, төрле конкурсларда йолдыз булып кабынган укучыларыбызны, югары нәтиҗәләргә ирешкән, бәйгеләрдә җиңүләр яулаган укытучыларыбызны чын күңелдән котлыйм, бүгенге бу тантанада катнашучыларга зур уңышлар, яңа үрләр яулауны телим, районыбыз данын тагын да югары күтәрегез, — диде.
Көчле кул чабулар астында алып баручы 2025 елның Балтач районы башлыгы гранты иясен атады. Ул — Саттарова Диләрә, Норма урта белем бирү мәктәбенең 8 сыйныф укучысы. Диләрәгә бу уку елында районда, республикада күп төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашырга туры килде, уңышлар да саллы булды. Ул — татар теле буенча халыкара олимпиада призеры, сәнгать, технология, татар теле, татар әдәбияты фәннәре буенча республика күләмендә уздырылган олимпиадаларда призер, технология фәне буенча олимпиаданың муниципаль этабы җиңүчесе, тарих, куркынычсызлык нигезләре һәм Ватанны саклау, рус теле, инглиз теле, сәнгать фәннәре буенча призер булды.
Моннан тыш төрле интеллектуаль конкурслардагы нәтиҗәләре дә шатландыра. Рамил Нотфуллин Диләрәне котлап, грант һәм Балтач районы башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды, уңышлар теләде. Сәхнәдә республика күләмендә профессиональ конкурсларда урын алган педагоглар, республика олимпиа-дасы призерлары тәбрикләнде. Талантлар фестивальнең һәр мизгеле күңелләргә шатлык һәм илһам китерсен өчен сәхнәдә яшь артистларыбыз үзләренең матур чыгышлары белән сәләтләрен күрсәттеләр, дәрт, шатлык өстәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев